Зәйдә I халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең икенче этабы үтте

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе
5нче декабрь көнне Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә һәм "Шатлык" балалар бакчасында I халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең икенче этабы үтте. Әлеге чараны уздыруның максаты булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнең ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру тора. Бәйгене оештыручылар - Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары. Конкурс җиде номинациядән тора.“Муса Җәлил татар телендә”, “Муса Җәлил рус телендә”, “Муса Җәлил халыклар телендә”, “Җәлил турында”, “Яшь җәлилчеләр”, “Рәсем иҗаты”, Муса Җәлил белән бәйле урыннарга читтән торып сәяхәт” номинацияләрендә 3 яшьтән алып 25 яшькә кадәр катнашучылар ярыша. Район буенча конкурска 176 гариза тапшырылды. Жюри составы конкурсантларның чыгышларын югары бәяләде. I халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең III этабы 2019 елның 10–12нче гыйнварында, ә IV этабы 2019 елның 15нче февралендә – Муса Җәлилнең туган көне бәйрәмендә Казанда узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International