Ел саен 20 ноябрьдә Бөтендөнья бала хокуклары көне билгеләп үтелә, ул бик мөһим документ – бала хокуклары Конвенциясен кабул итүгә багышланган. Кичә фәнни хезмәткәрләр беренче мәктәпнең 5 нче «Б» сыйныфы укучылары белән (сыйныф җитәкчесе Надежда Федоровна) берлектә «Бала булу хокукы»дигән чара үткәрделәр. Балаларның хокуклары гомум кешелек хокукларының бер өлеше булып тора. "Кеше хокуклары гомум декларациясе" ндә балаларның җәмгыятьтәге аерым хәле билгеләнә һәм аларда кеше хокукларының барлык халыкара принциплары да тарала,- дип ассызыклана. Чараның максаты балаларны «Бала хокуклары» турында Конвенция белән таныштыру, әңгәмә алып бара белү, үз фикереңне әйтә белү, үз фикереңне яклый белү, үз хокукларың өчен җаваплылыкны аңларга ярдәм итү иде. Әкият геройлары мисалында кешенең хокуклары ничек бозылуын күрсәттеләр. Балалар үз вазифаларыннан башка хокукларның булмавын, хокуксыз вазифалар булмавын аңладылар.
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р. Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Советының өченче чакырылыш утыз җиденче утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә 8 мәсьәлә кертелгән иде. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының 2019 елга социаль-икътисадый үсеше фаразы, 2018 елның 10 ае эчендә «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ эш йомгаклары һәм 2019 елга планнары, 2018 елга һәм 2019 елга халыкның эшлекле активлыгын арттыру буенча эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары, 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы бюджеты турында, Зәй муниципаль районы Советы карары проектына бәяләмә, мөлкәтне тапшыру мәсьәләләре каралды. Доклад белән Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары П. А. Байрашев, финанс - бюджет палатасы рәисе В. Э. Шакирҗанова, контроль-хисап палатасы рәисе С. М. Минебаева, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р. Р. Шәйхиев, район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Р. Р. Исламова, район Советының юридик бүлеге башлыгы В. В. Кудряшов чыгыш ясады. Утырышка район Советы рәисе Р. Г. Кәримов йомгак ясады. Депутатлар көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р. Г. Кәримов рәислегендә Зәй шәһәре Советының өченче чакырылыш утыз икенче утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә 2019-2021 елларга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең социаль-икътисадый үсеше фаразы, 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты турында карар проекты, 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты проектына контроль-хисап палатасы бәяләмәсе, мөлкәтне тапшыру, 2019-2020 елларга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының эш планы турында мәсьәләләр кертелгән иде. Доклад белән Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Е. В. Недошивина, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары П. А. Байрашев, Зәй муниципаль районы финанс - бюджет палатасы рәисе В. Э. Шакирҗанова, Зәй муниципаль районы контроль-хисап палатасы рәисе С. М. Минебаева, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р. Р. Шәйхиев чыгыш ясады. Депутатлар көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ярдәмгә мохтаҗларга даими рәвештә ярдәм күрсәтеп тора. Инвалидлар декадасы башланган бу көннәрдә ул шәһәр-районыбызда яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучы 44 инвалидка быел да бүләкләр әзерләде. Бу көннәрдә аларны тапшыру бара.
Шәһәребездә яшәүче инвалидлар Минсара Миннеәхмәтова һәм Анна Кушникова бүләкне депутат ярдәмчесе Алсу Гамирҗанова кулыннан алды. Алар өчен ул чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Чөнки инвалидлар алдында бакчада тәрбияләнүче сабыйлар да чыгыш ясады.
-Шәһәр-районыбызда социаль хезмәтләрдән файдаланучы 182 кеше бар, шуларның 44е –инвалид. Аларның 23е –авылларда, 21е шәһәрдә яши. Инвалидларны ел саен сөендереп торган өчен Айрат Хәйруллинга без зур рәхмәтле, - ди социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина.
Әни-ул безнең тормышта иң төп кеше. Нәкъ менә әни кеше баласының беренче көннәреннән генә түгел, ә карынында йөрткән вакыттан ук кайгырта. Шуңа күрә Әниләр Көне - ул гади бәйрәм генә түгел. Бу көнне без иң кадерле һәм яраткан кешеләрне котлыйбыз.
Ә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләрнең тормышы аеруча ихтирамга лаек. Аларның балалары сәламәтлеге өчен куйган көндәлек тырышлыклары - бу гади хезмәт кенә түгел,шуңа күрә бу герой әниләргә аерым игътибар бирергә кирәк.
28 ноябрь көнне "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Үз-үзеңә юл» клубы әгъзалары бу матур бәйрәмне билгеләп үттеләр. Алар өчен әкият терапиясе дәресе оештырылды, аның барышында әниләр бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Соңыннан кунаклар эмоциональ бушану бүлмәсен карадылар, анда рәхәтләнеп ял итә алдылар, борчылу һәм тискәре хис-кичерешләрдән арындылар. Соңыннан клубта катнашучылар өчен чәй өстәле оештырылды.
Һәр әни үзенең физик яктан гына түгел, эмоциональ яктан да сәламәт булырга кирәклеген онытмаска тиеш! Чөнки сәламәт һәм шат күңелле әни генә балага үзенең бөтен мәхәббәтен һәм җылысын бирә ала.