Район башлыгы Разиф Кәримов авылда кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар- киңәшмәсендә катнашты

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе
Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә делегация составында аның урынбасары В.Г. Акатьев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.Н.Галиәхмәтов һәм 22 авыл җирлеге башлыгы бар иде. Сарманда узган семинар - киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың 14 районы делегациясе катнашты. Авылда кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча төп доклад белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, кайбер районнарда дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә терлекләрнең баш санын саклап калуга ирешелгән, Әгерҗе, Актаныш, Әлмәт, Зәй, Минзәлә һәм Сарман районнарында уңай динамика күзәтелә. Зона киңәшмәсе кысаларында түгәрәк өстәлләр эше оештырылды, анда кооперацияне үстерү, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру юлларын камилләштерү мәсьәләләре, шулай ук авылны социаль үстерү программаларын гамәлгә ашыру проблемалары турында фикер алыштылар. "Түгәрәк өстәл" дә катнашучылар тәкъдимнәрен дә җитерде. Аерым алганда, фермерлар һәр муниципаль районда кооперацияне үстерү программасын эшләүләрен, ит һәм сөт бәяләрен стабильләштерүне, авылда яшь белгечләр өчен йортлар төзү программасын яңартуларын сорадылар. Авыл җирлекләре арасында ел саен үткәрелә торган республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Гүлкин авыл җирлегеннән шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Б.Э.Дәүләтов, Сармашбаш авыл җирлегеннән КФХ башлыгы Г.Г. Галиуллин билгеләп үтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International