Инвалидлар декадасы кысаларында, 2018 елның 7 декабрендә үсеше һәм сәламәтлегендә тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен "Яшьлек"боз сарае үз ишекләрен ачты. Күңелле уен программасы «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре һәм физик культура һәм спорт идарә вәкилләре белән берлектә оештырылды. Чара бозда ирекле шуудан башланды. Тимераякта шуу бер үк вакытта спорт белән дә шөгыльләнү һәм актив ял итү төре дә булып тора. Аның йогынтысын тою өчен, профессиональ фигурист булу мәҗбүри түгел-тимераякта шуарга өйрәнү дә җитә. Ә мөмкинлекләре чикле балалар өчен бозда булу уникаль мөмкинлеккә әверелә. Бозда шуучы балаларга төп ярдәмчеләр – волонтерлар- Зәй политехник көллияте яшүсмерләре булдылар, алар безнең районның төрле категория гаиләләренә алыштыргысыз хәйрия ярдәме күрсәттеләр. Шуганнан соң әкият геройлары балаларны күңел ачу һәм шатлык иленә чакырдылар, анда аларны бию, уеннар һәм фокуслар белән тылсымлы дөнья көтә иде. Әлеге матур программа балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә игътибарын җәлеп итте. Балалар өчен бәйрәмгә кунакка килгән декоратив куяннар зур сюрприз булды. Алар куяннарны тотып уйный һәм хәтта алар белән бии дә алдылар. Бәйрәмне алып баручы Юлия Хәйруллина һәм шәхси эшмәкәр Азат Хәйруллин тамашачылар өчен чын сюрприз әзерләгәннәр иде. Уеннарда һәр бала да катнаша алды. Хәйриячеләр шулай итеп балаларга шатлык китерүне теләделәр. Бу тамаша бик матур һәм тылсымлы булды. Балалар бәйрәмнән бик күп якты, онытылмаслык тәэсирләр дә алдылар. Бәйрәм чарасы «Яшьлек сарае” белгечләре тарафыннан әзерләнгән чәй табыны белән тәмамланды. Бу чараның күркәм үзенчәлеге-хәйрияче Гүзәл Хәсбәтуллина әзерләгән торт булды. Бәйрәм бик күп үзенчәлекле, иҗат итәргә сәлатле талантларны ачты. Очрашуда катнашучыларны күреп, сәламәт һәм физик яктан чикләнгән кешеләр арасында чикләр юк, музыка һәм изгелек теләсә нинди киртәләрне үтәргә сәләтле, ә күңел җылысы, дустанә ярдәм могҗизалар тудырырга сәләтле дигән фикергә киләсең. Үз үрнәкләре белән мондый балалар безне көчле рухлы булырга һәм тормыш ныклыгына өйрәтә.