Зәйдә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды

2018 елның 7 декабре, җомга

Бүген хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырышта катнашучылар Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен үткәрү чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү темасына фикер алыштылар. Кереш сүзендә район гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Илнар Хафизов фикер алышу темасының мөһимлеген ассызыклады һәм барлык җаваплы затларны объектларның һәм торак пунктларның комплекслы куркынычсызлыгы таләпләрен һәм кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итәргә чакырды. Утырыш темасы буенча Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт инспекторы – Зәй муниципаль районы буенча баш дәүләт инспекторы Илмир Шәяхмәтов, мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Наталья Алчинаның чыгышлары тыңланды. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Сәрия Батыршина мәдәни-күңел ачу учреждениеләрен Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен үткәрүгә әзерләү турында сөйләде. Утырышка районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча рәисе Илнар Хафизов йомгак ясады. Утырыш барышында каралган барлык мәсьәләләр буенча вазыйфаи затларга тиешле йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International