Зәйдә махсуслашкан вакансияләр ярминкәсе узды

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе
6 декабрь көнне “Энергетик” мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Чара инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелде һәм биш дистәгә якын кешене җыйды. Зәй муниципаль районының 19 предприятие һәм оешмасы егермедән артык эш урыны тәкъдим итте. Әйтик, ТЕХНО заводына техник-лаборант, “Зәй крекеры” кондитер фабрикасына төрүче, ә Зәй районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе үзәкләштерелгән бухгалтериясенә белгеч кирәк. Берничә оешма “Җыештыручы”, “Урам себерүче” вазифаларына хезмәткәрләр эзли. Катнашучы эш бирүчеләр арасында квота буенча инвалидларга эш урыннары булдырырга тиешле оешмалар да бар иде. “Тәкъдим ителгән вакансияләр арасында кирәкле эш таба алмасагыз, мәшгульлек үзәге, предприятиеләрнең кадрлар хезмәте белән элемтәдә торырга киңәш итәбез. Вакансияләр банкы яңарып тора. Хезмәт базарындагы ихтыяҗдан чыгып, яңа эш урыннары барлыкка килергә мөмкин”, - дип белдерде Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры Екатерина Андреева. Шулай ук ул “Работа в России” порталының өстенлекләре турында сөйләде. Ресурс интернет аша эш табарга ярдәм итә. “Портал бушлай эшли. Вакансияләр турындагы мәгълүмат көн саен яңартылып тора. Уңайлылык өчен мобиль кушымта да эшли”, - дип хәбәр итте ул. Адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан мәшгульлек хезмәте белгечләре ярминкәдә катнашучылар арасында сораштыру уздырды һәм мәгълүмати буклетлар таратты. Шулай ук чарага килүчеләрнең хезмәт белән тәэмин итү, профессиональ белем алу, социаль адаптация һәм психологик ярдәм буенча консультация алырга мөмкинлеге бар иде. Гадәттәгечә махсуслаштырылган ярминкәдә Пенсия фонды, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек идарәсе, Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре катнашты. Алар коммуналь хезмәтләр алу тәртибе һәм түләү, кулланучылар хокукларын яклау кебек актуаль сорауларга җавап бирде. Һәр өченче эш эзләүче оешмаларга әңгәмәгә чакырылды. Ачык вакансияләр буенча консультацияне Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәгендә 8 (85558) 7-15-43 телефоны аша алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International