Бүген районның Икътисади совет әгъзалары «ЖилЭнергоСервис-Зәй»ҖЧҖнең 2018 елның 10 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елга аның перспектив планнары белән таныштылар. Доклад белән предприятие директоры Георгий Тихонов чыгыш ясады. «ЖилЭнергоСервис – Зәй» ҖЧҖ предприятиесе 2004 елның сентябреннән Зәй шәһәре һәм Зәй районының күпфатирлы торак йортларында гомуми мәйданы 611,6 мең квадрат метр булган йорт эчендәге электр челтәрләренә техник хезмәт күрсәтүне башкара. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре: торак йортларны электр белән тәэмин итү системасын капиталь ремонтлау, физик һәм юридик затларга хезмәт күрсәтү, районда урамнарны яктыртуны даими тәэмин итү, электр энергиясен исәпкә алу приборларына техник хезмәт күрсәтү һәм башкалар. 2008 елдан «ЖилЭнергоСервис» компанияләр төркеме тарафыннан «Якты подъезд» программасы этаплап тормышка ашырыла, гомуми файдаланудагы урыннарны яктырту буенча шактый эш башкарылган: 2008 елның декабрендә «Якты подъезд " программасы, 2012 елда энергияне саклый торган лампаларны оптик-аккустик датчиклар белән урнаштыру программасы тәмамланды. 2014 елдан " ЖилЭнергоСервис – Зәй» ҖЧҖ күп катлы йортларның гомуми кулланылыштагы урыннарында светодиод яктырткычлар кую эшенә кереште һәм бу эш бүгенге көндә дә дәвам итә. Программа эшли башлаган көнннән, 907 светодиод яктырткыч урнаштырылган, бүгенге көндә эш башкару 16% тәшкил итә. 2010 елдан 2018 елга кадәр " ЖилЭнергоСервис-Зәй» ҖЧҖ 28 торак йортта электр челтәрләренә капиталь ремонт ясады. Предприятие буенча уртача хезмәт хакы 27 064 сум тәшкил итә. Электромонтерларның уртача хезмәт хакы-27 428 сум. Докладны тыңлаганнан соң, Икътисади совет әгъзалары үзара фикер алыштылар. Утырышка район башлыгы Разиф Кәримов йомгак ясады.