Район башлыгы Разиф Кәримовның Яңа ел котлавы

2018 елның 31 декабре, дүшәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2019 ел белән котлыйм. Әлеге көтеп алынган бәйрәм һәммәбезгә дә бәхет бүләк итсен, барыбызга да яңа башлангычларыбызда уңышлар һәм күптән көтелгән җиңүләр алып килсен. Узып баручы ел районыбызда мөһим вакыйгаларга, уңышларга, хезмәт казанышларына бай булды. Социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча без республикада җиденче урында, казанышларыбызда район һәм шәһәрдә яшәүче һәркемнең хезмәте, өлеше бар. Мин зәйлеләргә нәтиҗәле тырыш хезмәтләре, район тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәм. Яңа елда да районыбыз, республикабыз үсеше хакына уңышларыбыз артсын, 2019 ел барлык кешегә дә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, үз көченә һәм киләчәккә ышаныч алып килсен. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан мин сезгә ныклы ышаныч белән һөнәри осталыгыгызны арттыруны һәм хезмәтегезнең куаныч китерүен телим. Моның өчен районда барлык шартлар да тудырылган. Заманча инфраструктура һәм халыкның тормыш-көнкүреше, хезмәте, ялы өчен уңайлы шартлар тудыру безнең эшчәнлектә һәрвакыт өстенлекле юнәлеш булды һәм бу шулай булып кала да. Хөрмәтле зәйлеләр! Әлеге бәйрәм көннәрендә сезгә һәм якыннарыгызга иң җылы теләкләр – бәхет, сәламәтлек, иминлек телим. Яңа ел сезнең барлык яхшы ниятләрегезне тормышка ашырсын, яңа җиңүләр һәм күңелле ачышлар, шатлыклар алып килсен. Һәркайда сезгә уңышлар юлдаш булсын! Яңа ел белән!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International