Зәй районында заманча модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

2018 елның 29 декабре, шимбә

Бүген Бохарайда заманча модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАПны ачу тантанасы авыл халкы өчен күптән көтелгән зур бәйрәм булды. Бохарайлылар яңа социаль объектны Яңа ел бүләге буларак кабул итте. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Разиф Кәримов та килде. Ул үз чыгышында фельдшер-акушерлык пунктының авыл халкына нәтиҗәле хезмәт күрсәтүен теләде һәм барлык җыелган халыкны якынлашып килүче Яңа 2019 ел белән тәбрикләде. Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча гомуми мәйданы 57,5 квадрат метр булган Бохарай ФАПын төзүгә республика бюджетыннан 3  миллион сумга якын акча тотылган. Территорияне төзекләндерү һәм инженерлык челтәрен төзү район бюджеты хисабына башкарылган. Биредә авырулар өчен киенү-чишенү, көтеп тору бүлмәләре, фельдшерның кабул итү бүлмәсе, процедуралар ясау кабинеты бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International