27 декабрьдә капиталь ремонттан соң яңартылган Суббух Рафиков исемендәге үзәк китапханә бинасы тантаналы рәвештә ишекләрен ачты. Быел китапханә үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте. Бу китапханә 1896 елда ачылган Зәй халык түләүсез китапханәсенең варисы булып тора. Бүген китапханә үзенең яшелеккә күмелгән ял итү урыны булган заманча яхшы бинада урнашкан. Биш ел элек биредә түбәне ремонтлаганнар, тәрәзәләрне пластик тәрәзәләргә алыштырганнар. Ә быел исә 1932 кв.метр гомуми мәйданда искергән коммуникацияләрне алыштырдылар, барлык бүлмәләрдә ремонт ясалды, фасад керамогранит белән тышланды.Бинага керү урынынында урнашкан баскычта витражлы алюминий конструкцияләр урнаштырылды. Беренче катта «Уңайлы мохит»таләпләренә туры китереп санузел төзекләндерелде. Шулай ук яңа заманча җиһазлар сатып алынды. Китапханәне ремонтлау өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча, республика бюджетыннан 18 миллион 732 мең 59 сум акча бүлеп бирелгән. Бу зур күләмдә ярдәмне алуда район башлыгы Разиф Кәримов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевнең өлеше зур булды.