Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә 2018 ел нәтиҗәләренә багышланган бәйрәм тантанасы узды
2018 елның 28 декабре, җомга
27 нче декабрь кичендә “Яшьлек” боз сараена 2018 ел нәтиҗәләренә багышланган бәйрәм тантанасына шәһәр һәм район Советы депутатлары, предприятие-оешма җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре, хезмәт алдынгылары җыелды. Бәйрәм “Йөрәкләрне игелекле эш-гамәлләр җылыта” шигаре астында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов тамашачыларны Яңа ел белән котлап, район икътисадының барлык тармаклары эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, алдагы елга бурычларны билгеләде. «Зәй муниципаль районы мактаулы гражданины» исеменә район үсешенә намуслы, фидакарь хезмәте белән зур өлеш керткән “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры, “Агрокөч” холдингы директорлар советы рәисе, республика биатлон һәм чаңгы ярышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев; район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлеге мөдире Магомед Мурзагов; район авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Фалес Вәлиев (үлгәннән соң); Зәйнең элекке халык депутатлары шәһәр Советы рәисе Валериан Некратов (үлгәннән соң); “Зәй шикәре” ААҖ элекке директоры Вячеслав Сыщиков (үлгәннән соң) лаек дип табылды. Тантанада Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең балалар эшләре буенча директор урынбасары Рита Әхмәтовага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде, Дүрт-Мунча авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Насыйбуллинага “Татарстан Республикасы җирле үзидарә үсешендәге хезмәтләре өчен” медале тапшырылды. “Ел җитәкчесе” буларак «Аккурайд Уилз Руссиа» ширкәте башкарма директоры Илья Давыдов, “Ел укытучысы” - 6нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Руслан Мәгъдиев, «Мәгарифтә - инновация» - югары электр көчәнеше астында эшләү үзәге директоры Алмаз Галимов, “Ел спортчысы” - спорт мәктәбе тренеры Регина Салихова һәм Зәй көрәшчеләр җыелма командасыннан Ренас Кәлимуллин, “Ел тренеры” буларак “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең билбау көрәше буенча тренеры Равил Салиховлар бүләкләнде. “Кышкы әкият” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү бәйрәм чарасына үзенчәлек өстәде. Сәнәгать предприятиеләре арасында беренче урынга “Челтәр компаниясе” ААҖнең Зәй оешмасы лаек дип табылды, II урында – ГРЭС һәм “Теплосервис” ҖЧШ, III урында – “Зәй шикәре” ААҖ. Сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтүче оешмалар арасында I урынны “Носорог” кафесы яулады. “Транзит” сәүдә йорты һәм “Татнефть”нең ягулык салу станциясе - II, шәхси эшмәкәр Токранов – III урында. Бюджет оешмалары арасында урыннар түбәндәгечә: “Яшьлек” боз сарае – I, балалар музыка мәктәбе һәм “Энергетик” Мәдәният сарае – II, “Барс” спорт мәктәбе III урынны алды. Белем бирү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре арасында иң матур бизәлгәне “Күкчәчәк” балалар бакчасы дип табылды (I урын), икенчедә – 7 һәм 4нче мәктәпләр, өченчедә – “Кояшкай” һәм “Якты коңгыз” балалар бакчалары. Авыл җирлекләре арасында Югары Мәлем – I урында, II урынны - Аксар һәм Чыбыклы, III урынны Якты Күл һәм Түбән Биш авыл җирлекләре бүлеште.Торак милекчеләре ширкәтләренең берсенә генә урын бирелде: араларында иң яхшысы дип “Ышаныч” ширкәте табылды. Мәгариф елы районда киң колачлы эш-гамәлләр белән узды. Чараның иң мавыктыргыч мизгеле Мәгариф елының Мәдәният елына юл бирүе булды. Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов зәйлеләргә иң матур җырларын бүләк итте.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз