Начар метеорологик күренешләр көтелә: 2019 елның 1 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, күз күреме начарая, җил көньяктан секундына 15 метрга кадәр, бозлавык. Татарстан Республикасы буенча: болытлы, кар, юеш кар һәм явым-төшемнәр. Урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка күчү белән секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-7º, көндез максималь һава температурасы -3..+1 .º. Юлларда бозлавык.
27 февраль көнне Р.Ш.Фәрдиев исемендәге паркта хокук бозуларны һәм профилактика атналыгы кысаларында, белем бирү учреждениеләре командалары арасында "Сәламәтлек көне" спорт бәйрәме узды.
26 февраль көнне Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә шагыйрь, танылган җырлар авторы Никифор Тукмачев белән очрашу кичәсе узды."Шөкер итәм бүгенгегә, үкенмимен үткәнгә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә автор үзенең шигырьләрен укыды, тормыш, иҗат, хезмәт юлларының истәлекләре белән уртаклашты. Килгән кунаклар Никифор Тукмачевның иҗатына карата фикерләре белән уртаклаштылар, Фәния Әгъзамова, Халидә Садыйкова аңа багышланган шигырьләрен укып үттеләр.Кичә “Җиләк” ансамбле һәм Тәслимә Гәрәева башкаруында матур җырлар белән үрелеп барды.
25 февраль көнне “Теремкәй” балалар бакчасында Зәй муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында Барто Агния Львовна иҗатына багышланган шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Зәй районыннан конкурска барлыгы 122 бала килгән иде. Әлеге конкурс «Идел буе – мин яшәгән төбәк» проектын гамәлгә ашыра, аның буенча «Теремкәй» балалар бакчасы инде ике ел эшли. Проектның максаты: Идел буенда яшәүче халыкларның сәнгать һәм мәдәни традицияләре белән танышу, балаларда патриотизм хисе тәрбияләү һәм туган иленең мәдәниятенә җәлеп итү. Бу конкурска Агния Барто әсәрләре очраклы гына сайланмаган, аның әсәрләре һәркемгә балачактан таныш, аның шигырьләре инде берничә буын бала тәрбияләп үстергән. Агния Бартоны халык язучысы дип кыю рәвештә атарга була. Балалар бакчасында кече, урта, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары башкаруында балалар шагыйрәсе Агния Барто шигырьләре яңгырады. Барлык яшь шигырь укучылар да бу чарага җаваплы әзерләнгән, аларга педагоглар ярдәм итте: репетицияләр үткәрделәр, костюмнар һәм атрибутлар әзерләделәр. Конкурска йомгак ясау 2019 елның 12 мартында "Теремкәй» балалар бакчасы базасында үтәчәк, конкурс призерларына дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.