Социаль-тискәре күренешләрне, хокук бозуларны профилактикалау, наркотиклар куллануны булдырмау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшүсмерләр арасында хокукый белемнәрне пропагандалау атналыгы кысаларында, 26 февральдә киноучреждениедә 2,3,4 нче урта мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары, Зәй шәһәре һәм Зәй районы буенча хәрби комиссариатның чакыру бүлеге башлыгы А.Ю.Гурьянов, КДН әгъзасы, «Форпост» үзәге директоры А.В. Алексеев, «Гвардия» отряды эзтабарлары белән очрашу узды (җитәкчесе -Никифоров В. М.). А.В.Алексеев һәм В.М. Гурьянов Кеше хокуклары культурасын формалаштыруга, төрле асоциаль күренешләргә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру һәм хокук бозуларга яки җинаятьләргә сәбәп булырга мөмкин булган гамәлләрне аңлау буенча яшүсмерләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән әңгәмә уздырдылар. “Гвардия” отряды җитәкчесе - В.М. Никифоров отряд активистлары тарафыннан Бөек Ватан сугышы солдатларын эзләү экспедицияләре турында сөйләде. «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе В.М. Никифоров Россия Федерациясе Оборона министрлыгының “Эзләү хәрәкәте өчен III дәрәҗә медале” белән бүләкләнде. Аны Зәй шәһәре һәм Зәй районы буенча хәрби комиссариат вәкиле А.Ю.Гурьянов тапшырды.Чара азагында «Петр һәм Павел турында» хәрби-патриотик фильмны карау булды.
Бүген Зәй шәһәрендә яшәүче Матрухова Лидия Васильевна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Недошивина, район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре, якыннары һәм туганнары котлады. Елена Недошивина ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды, автоклуб артистлары ветеранның яшьлек җырларын башкарды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, 1 марттан икмәккә бәяләр арту хакында социаль челтәрләрдә хәбәрләр һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле, икмәкнең социаль төрләренә бәяләр белән бәйле хәлне контрольдә тотуы турында хәбәр итә. Ипинең социаль төрләренә: 1 сортлы ак икмәк, «Сельский» һәм «Дарницкий» сортларына бәяләрнең артуы фаразланмый. Бу максатларда 2018 елда ТР икмәк пешерү предприятиеләренә 38,4 млн.сумлык субсидия бирелде, 2019 елда 41,1 млн. сум күләмендә акча каралган.