Зәй шәһәренең тарихи үзәгенең бүгенгесе һәм киләчәге

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

27 февральдә «Энергетик» мәдәният йортында Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов катнашында Зәй шәһәренең тарихи үзәгенең чираттагы этабын төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы узды. Фикер алышуда шәһәр халкы, хакимият, предприятие, конфессия вәкилләре, эшмәкәрләр һәм мәктәп тавы тарихына битараф булмаган барлык кешеләр катнашты. Фикер алышу кысаларында архитектор Яременко Анастасия әлеге территорияне үстерүнең башлангыч концепциясен тәкъдир итте, катнашучылар проект турында үз фикерләрен әйттеләр. Архитектор катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Шәһәрлеләрнең барлык тәкъдимнәре язылды. Иң актуаль һәм кызыклы проектлар  архитекторлар тарафыннан каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International