Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстаннан тәҗрибәле виноград үстерүче үзенең уңыш серләре белән бүлеште
2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
Без һәр атнада, авылда үз эшен ачып, аягында нык торучы кешеләр, гаилә фермалары һәм яраткан эше белән шөгыльләнүче яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундый кешеләрнең берсе – виноград үстерүче Александр Зверев, ул үзенең 25 сотый кишәрлегендә 100 төрле виноград үстерә. Безнең төбәк өчен гадәти булмаган бу культураны үстерү белән Александр Зверев 40 елга якын инде шөгыльләнә, һәм виноград өлгереп җитәме дигән сорауга елмаеп кына куя. Тәҗрибәле виноград үстерүченең 100 сорты да вакытында татлы һәм тәмле өлгерә, ә тәлгәштәге җимешләре 32 граммга кадәр җитә, һәркайсының тәме үзенчә уникаль - мускат, шалфей, җир җиләге тәмнәре килә. Александр Зверев үзе виноград сортын күзләре бәйләнгән килеш тә әйтергә мөмкин. «Татлы булмаган виноград юк. Әгәр ул татлы түгел икән, моңа без үзебез гаепле, димәк, аны тиешенчә карамыйбыз. Моның бернинди сере юк. Виноградны үстерүгә җитди карарга кирәк, аның барлык үзенчәлекләрен өйрәнергә һәм һәр агачка тиешле кайгырту күрсәтергә кирәк», - дип сөйли ул. Шуны әйтергә кирәк, даими кайгырту һәм хезмәт турында сөйләгәндә, Александр Зверев бу хакта тикмәгә генә әйтми, аның эше кышын да кайнап тора, язгыга яңа үсентеләр әзерлисе бар бит, бу инде бик җитди эш. «Әгәр яшь сабак башта тамыр биреп, аннары аның яфраклары чыкса, бу агач нык була. Ә менә башта яфракка китсә, ул яшәмәячәк, - дип сөйли Александр Зверев, - ботактагы барлык туклыклы матдәләр яфракка китеп бара, ә тамырга инде көче калмый». Ә менә башта ничек аны тамырга җибәрергә - бу инде үзе бер фән. Әмма ул үзенең тәҗрибәсен һәркем белән уртаклашырга әзер. Күпләр кунакка киңәш алу өчен килә, ә кайберәүләр көзен - җимештән авыз итәр өчен, яз көне инде үзләре теләгән сабакларны алып китү өчен киләләр. Александр Зверев барысына да шат. Моннан тыш, «Казанская лоза» клубының рәисе буларак, Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә, ул Яшь виноградчы мәктәбен алып бара. Ә тагын барлык теләүчеләрне виноград һәм башка бакча-яшелчә культуралары эшләнмәләре продуктлары конкурсы-күргәзмәсенә чакыра. Күргәзмә 2019 елның 24 мартында Казан шәһәре, Гареев ур., 62 йорт адресы буенча узачак. Башлана: 10.00 сәгатьтә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
“Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасы коллективы шәһәрне төзек һәм чиста итү ягында
Экологик икеайлык кысаларында “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасы коллективы “Төньяк” паркын төзекләндерүдә актив катнашты.
Эколяталар көне
Бөтенроссия Эколяталар көне кысаларында «Якты коңгыз» балалар бакчасында бик күп төрле кызыклы чаралар үткәрелде.
13
апрель, 2026 ел
Зәйдә яңа хәрби комиссар сайладылар
Бүген хакимият бинасында Зәй шәһәре һәм Зәй районының яңа хәрби комиссарын тәкъдим итү булды. Ул 46 яшьлек майор Хәсәнов Динар Рәшид улы булды. Хәрби комиссариатның яңа җитәкчесе вазыйфага Россия Федерациясе Оборона министрының 27 март боерыгы белән билгеләнде.
«Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр» Зәйдә күчмә күргәзмә ачылды
Бүген «Без бергэ – Мы вместе» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә Татарстан Республикасында «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге тарафыннан төзелгән «Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр: күчмә күргәзмә комплексын ачу тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз