Эксперт совет зәйлеләрнең бизнес-проектларын бәяләде

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
Зәй районында эшсез гражданнар үзмәшгульлеккә ярдәм күрсәтү программасы кысаларында эксперт советка өч яңа проект тәкъдим итте. Утырыш Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәгендә узды. Район Башкарма комитеты, салым хезмәте, пенсия фонды һәм мәшгульлек хезмәте вәкилләреннән торган совет кандидатларның бизнес-планнарын бәяләде. Зәйлеләр үзләре җитештерелгән продукцияне сату буенча кондитер кибетен ачарга, балаларга нейропсихологик ярдәм күрсәтергә һәм жалюзи сатарга исәпли.Эксперт совет әгъзалары әлеге проектларның район икътисады өчен кирәклеген ассызыклады. Өч бизнес-проект та хупланды.Салым хезмәтендә теркәлү узганнан соң, булачак эшмәкәрләр финанс ярдәм алалачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International