25 февраль көнне “Теремкәй” балалар бакчасында Зәй муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында Барто Агния Львовна иҗатына багышланган шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Зәй районыннан конкурска барлыгы 122 бала килгән иде. Әлеге конкурс «Идел буе – мин яшәгән төбәк» проектын гамәлгә ашыра, аның буенча «Теремкәй» балалар бакчасы инде ике ел эшли. Проектның максаты Идел буенда яшәүче халыкларның сәнгать һәм мәдәни традицияләре белән танышу, балаларда патриотизм хисе тәрбияләү һәм туган иленең мәдәниятенә җәлеп итү. Бу конкурска Агния Барто әсәрләре очраклы гына сайланмаган, аның әсәрләре һәркемгә балачактан таныш, аның шигырьләре берничә буын бала тәрбияләп үстергән. Агния Бартоны халык язучысы дип кыю рәвештә атарга була. Балалар бакчасында кече, урта, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары башкаруында балалар шагыйрәсе Агния Барто шигырьләре яңгырады. Барлык яшь шигырь укучылар да бу чарага җаваплы әзерләнгән, аларга педагоглар ярдәм итте: репетицияләр үткәрделәр, костюмнар һәм атрибутлар әзерләделәр. Конкурска йомгак ясау 2019 елның 12 мартында "Теремкәй» балалар бакчасы базасында үтәчәк, конкурс призерларына дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.