Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә шагыйрь Никифор Тукмачев белән очрашу кичәсе узды

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе
26 февраль көнне Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә шагыйрь, танылган җырлар авторы Никифор Тукмачев белән очрашу кичәсе узды."Шөкер итәм бүгенгегә, үкенмимен үткәнгә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә автор үзенең шигырьләрен укыды, тормыш, иҗат, хезмәт юлларының истәлекләре белән уртаклашты. Килгән кунаклар Никифор Тукмачевның иҗатына карата фикерләре белән уртаклаштылар, Фәния Әгъзамова, Халидә Садыйкова аңа багышланган шигырьләрен укып үттеләр.Кичә “Җиләк” ансамбле һәм Тәслимә Гәрәева башкаруында матур җырлар белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International