ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе
"Ялта-Зәй "спорт әзерлеге үзәгендә ССРның атказанган спорт мастеры В. А. Бекасов истәлегенә чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында чаңгычылар катнаш эстафетада көч сынашты (2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз.).

Кадерле хатын-кызларыбыз, яраткан әниләребез, әбиләребез, тормыш иптәшләребез, апа-сеңелләребез! Сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм.


6
март, 2019 ел
чәршәмбе
2019 елның 6 март көнне Зәй район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Ахмадалиевлар гаиләсенә тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырылды.
Бүген Зәйнең сәламәтлек саклау тармагында хезмәт куючылар 2018 ел эшчәнлегенә йомгак ясап, агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Медицина хезмәткәрләренең кече коллегиясе форматында узган чарада район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков катнашты.

5
март, 2019 ел
сишәмбе
Сезнең хезмәт хокуклары дәүләт тарафыннан якланган. Моның хакында Зәй халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева Үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре белән очрашу барышында ассызыклады. Очрашу Зәй шәһәр китапханәсендә узды.

Районыбызның балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләрен “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” исемле республика акциясендә катнашырга чакырабыз.

Ашлык сатып алуга бәйле кыенлыклар турында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы торгларда интервенция ашлыгын сатып алу мөмкинлеге булу хакында мәгълүмат җиткерде, ул бары тик эчке ихтыяҗларны тәэмин итү өчен генә сатыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучы гражданнарга субсидияләр бирә һәм савым сыерлары тотуга, шулай ук бер яшьтән зуррак булган кәҗәләр тотучыларга - субсидияләр, тагын савым сыерларына ветеринария хезмәтләре күрсәткән өчен субсидияләр бирә.

Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара «Татар кызы-2019» бәйгесен игълан итә. Ул 2019 нчы ел дәвамында узачак. Бәйгенең төп максаты: татар кызларының күркәм сыйфатларын, тыйнаклыгын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү сәләтен күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International