11 ноябрьдә мини-футбол турниры белән, Зәй муниципаль районында социаль – тискәре күренешләрне, хокук бозуларны кисәтү, наркотикларсыз, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшүсмерләр арасында хокукый белемнәрне пропагандалау атнасы старт алды.
11 ноябрьдә хәрби комиссариатта район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, Зәй хастаханәсе, мәгариф идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге, ветераннар советы вәкилләре катнашында чираттагы чакырылыш комиссиясе утырышы булды.