Бүген Зәйдә район Башкарма комитеты җитәкчесе өстәмә белем бирү сораулары буенча киңәшмә уздырды

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Бүген Зәйдә өстәмә белем бирү сораулары буенча киңәшмә узды, аның эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В. Чапков, муниципаль казна учреждениеләре башлыклары, спорт мәктәпләре тренерлары, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашты. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, балаларга өстәмә белем бирү, шәхесне укытудан, тәрбияләүдән һәм иҗади яктан үстерүдән тыш, балаларны эш белән тәэмин итү, аларның үз-үзләрен танытуы һәм социаль җайлашуы, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, караучысызлыкны, хокук бозуларны һәм балалар һәм яшүсмерләр арасында башка асоциаль күренешләрне дә хәл итәргә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта өстәмә белем бирү учреждениеләре һәр балага тигез башлангыч мөмкинлекләр тудыралар, сәләтле һәм талантлы укучыларга ярдәм итәләр. Киңәшмәдә яшьләр үзәкләре һәм клубларының эше, спорт белән шөгыльләнүне оештыру, мәдәният учреждениеләрендә клуб формированиеләренең эше турында мәсьәләләр каралды. Киңәшмәгә Илнар Хафизов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International