11 ноябрьдә хәрби комиссариатта район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, Зәй хастаханәсе, мәгариф идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге, ветераннар советы вәкилләре катнашында чираттагы чакырылыш комиссиясе утырышы булды. Комиссияне 2019 елның ноябрендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына чакырылачак 10 егет узды.