Үзәк китапханәдә рәссам Илдар Зариповны искә алдылар

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе
2019 елның 8 ноябрендә С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә 2 нче урта мәктәпнең 7А сыйныфы укучылары өчен рәссам Илдар Касыйм улы Зариповның тууына 80 ел тулу уңаеннан «Барлык чорлар рәссамы» дип исемләнгән сәнгать сәгате үткәрелде. Ул аралашуда җиңел, елмаючан да, юмарт та, ачык та иде. Ул табигатьне, авылны яратты. Рәссамнең барлык картиналары чын милли. Чараның йомгаклау өлешендә мини-викторина булды, ул алынган мәгълүматны ныгытырга мөмкинлек бирде. Шулай ук балалар рәссам иҗатына багышланган рәсем конкурсында актив катнаштылар. Барысы да лаеклы бүләкләр алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International