Зәйдә “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең район туры узды

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

1 октябрьдән II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә старт бирелде. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла. Бәйгенең район туры Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә оештырылды. Анда шәһәр һәм районның мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре һәм мәктәпләреннән 100 дән артык укучы катнашты. Шигырьләрне иң яхшы укучылар бәйгенең төбәк турына сайлап алыначак. “Җәлил укулары” татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International