ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2019 ел
җомга
Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
Республикада быел шикәр чөгендере уңышы узган елгы күрсәткечтән 31,7% ка артыграк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, 7 ноябрьгә республикада шикәр чөгендере 63,2 мең га яисә барлык мәйданның 99%ында җыелган.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның йөкләмәсен үтәү кысаларында «Созвездие – Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Россия-Мәдәният» федераль телеканалы белән берлектә, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәнияте, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен үстерү һәм торгызу турында фильм әзерләде.

7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Югары Мәлем авыл җирлегендә Зәй муниципаль районының авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды.
7 ноябрь көнне “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен С. Рәфыйков исемендэге Үзәк китапханә хезмәткәрләре легендар хатын-кыз, композитор – Александра Николаевна Пахмутовага багышланган «Тормыш буенча җыр белән» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Зәй-2дәге чистарту корылмалары төзелеше һәм «Зәй елгасы яр буе» нда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру буенча чираттагы киңәшмәсен үткәрде.
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге «Аккурайд Уилз Россия» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләрен алдан һөнәри белем алу программасы буенча укыту оештырды.
5 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе белгечләре "Балалар илне сүрәтли" дип исемләнгән рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” конкурсына гаризалар алуны дәвам итә. Ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Агросәнәгать комплексының иң яхшы 100 хезмәткәре 100әр мең акча алачак.
“Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең психологы һәм социаль эш буенча белгече тарафыннан көзге каникул чорында шәһәрнең 3 номерлы мәктәбендә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар белән Халык бердәмлеге көненә багышланган "Бердәмлектә безнең көч!” исемле арт-терапия элементлары белән мәгълүмати-танып белү чарасы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International