Зәйдә яшүсмерләр арасында социаль-негатив күренешләрне кисәтү атналыгы башланды

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

11 ноябрьдә мини-футбол турниры белән, Зәй муниципаль районында социаль – тискәре күренешләрне, хокук бозуларны кисәтү, наркотикларсыз,  сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшүсмерләр арасында хокукый белемнәрне пропагандалау атнасы старт алды. Анда район Башкарма комитеты хезмәткәрләре, спорт мәктәпләре тренерлары, көч структуралары (прокуратура, җинаять башкару инспекциясе, Эчке эшләр министрлыгы бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) хезмәткәрләре һәм «Зәй политехника көллияте»урта һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе студентлары командалары көч сынашты. Уен дүрт этапта узды. Аның нәтиҗәләре буенча тренерлар командасы җиңүче булды, икенче урында көллият студентлары, өченчедә көч структуралары хезмәткәрләре командасы һәм дүртенче урында район Башкарма комитеты хезмәткәрләре булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International