ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2019 ел
җомга
Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда хезмәт законнарын үтәү, предприятие һәм оешмаларның кадрлар һәм башка документларын исәпкә алу һәм саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Кыш бабайга ничә яшь булуын тәгаен генә белүче юк. Илебездә аның туган көне 18 ноябрьдә билгеләнә. Әлеге сихри бәйрәм уңаеннан үзәк балалар китапханәсендә кызыклы чара үткәрелде. Анда “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасы сабыйлары катнашты.
"Россия Федерациясе Хезмәт кодексының авыл җирендә эшләүче хатын-кызларга гарантияләр билгеләү өлешенә үзгәрешләр кертү турында" 2019 елның 12 ноябрендәге 372 – ФЗ номерлы Федераль закон авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларга эш атнасының кыскартылуын-36 сәгатьтән дә артмавын гарантияли.
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиалының Зәй бүлеге 2019 елның 25 ноябреннән 1 декабренә кадәр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «кайнар линия» оештыра һәм үткәрә.
Ике милли проект («Сәламәтлек саклау» һәм «Демография») тоташкан урында 2019 елның августыннан башлап Татарстан Республикасында «Мобиль поликлиника» республика проекты эшли башлады.

21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ЗАГС бүлегендә Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хафизов Илнар Фәнил улы катнашында 11 гаиләгә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.
Бүген Зәй районында «Халыктан артык авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу күләмнәрен арттыру буенча чаралар һәм хәзерләү тармагы эшчәнлеген яхшырту" темасына әзерләү эшчәнлеге буенча республика семинар-киңәшмәсе узды.
27 нче ноябрь көнне 16:00 с.- 18:00 с. кадәр Зәй шәһәре Чапаев ур., 3 нче йорт адресы буенча урнашкан шәһәр прокуратурасы бинасында гражданнарны хезмәт хакын вакытында түләү һәм хезмәт хокукларын үтәү сораулары буенча прокурор Ринат Рәис улы Кәримов кабул итәчәк.
20 ноябрь көнне Сәвәләй авылы мәдәният йортында авыл мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең күчмә семинары булып узды.
20 ноябрь көнне Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге иясе, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Саба районында яшәп иҗат итүче Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International