Үзәк балалар китапханәсендә "Кыш бабайның туган көне" дигән кызыклы чара үткәрелде

2019 елның 22 ноябре, җомга
Кыш бабайга ничә яшь булуын тәгаен генә белүче юк. Илебездә аның туган көне 18 ноябрьдә билгеләнә. Әлеге сихри бәйрәм уңаеннан үзәк балалар китапханәсендә кызыклы чара үткәрелде. Анда “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасы сабыйлары катнашты. Малай-кызлар өчен күп яңа мәгълүмат әзерләнәгән инде. Алар чара барышында Кыш Бабай яшәгән шәһәр исемен, аның нинди аяк киеме яратуын, ярдәмчеләренең кем булуын һәм яңа ел теләкләре язылган хатларны тапшыру мөмкинлекләрен белделәр. Теләкләр һәм котлауларны җибәрү өчен серле почта тартмасына да ия булдылар. Бәйрәм программасы бик күп уен-бәйгеләрне үз эченә алган иде. Сабыйлар Кыш бабай киләсе юлны чистарттылар, күңелле пингвиннар ролендә үзләрен сынадылар, кар бабайларны киендерделәр, флешмоб биеделәр. Соңыннан Кыш бабайның баллы бүләкләренә ия булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International