Сәвәләйдә район мәдәният хезмәткәрләре күчмә семинары узды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
20 ноябрь көнне Сәвәләй авылы мәдәният йортында авыл мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең күчмә семинары булып узды. Семинарда «Яшьләр: буш вакыт һәм клуб» дигән темага Сәвәләй мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Сабаева Л.Я. чыгыш ясады. Аннан соң кунакларга Сәвәләй мәдәният йорты балалары һәм яшьләре катнашында концерт программасы тәкъдим ителде. Фойеда шулай ук кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International