Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Үзәк китапханәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу үтте
2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
20 ноябрь көнне Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге иясе, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Саба районында яшәп иҗат итүче Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу үтте. Очрашуда районыбыз китапханәчеләре, китап укучылар, “Сөмбелә” клубына йөрүче укучылар катнашты. Гөлсинә Галимуллина «Мәхәббәт аланы», «Ак бураннар аша», «Күгәрчен оя корганда», «Томанлы төн», «Карлы миләш тәме», «Ефәк кулъяулык», “Җиләкле тау сере”, “Ай күлгә сыенганда”, “Алтын ачкыч” әсәрләре белән укучылар йөрәгенә үтеп кергән шәхес. Китапларындагы геройлар тормышның үзеннән алынган, алар – гомер юлында олы мәхәббәтләренә тугры калып, язмыш сынауларын зур сабырлык һәм тирән акыл белән кичерә белүче затлар. Шушы образлар аша безгә – китап укучыларына, олы тормыш сабаклары бирә. Гөлсинә Галимуллинаның иман нуры иңдерелгән әсәрләре беркемне дә битараф калдырмый, укучыны әле шатландыра, әле уйланырга мәҗбүр итә. Кичә барышында, Гөлсинә ханым әсәрләренең язылу тарихы, геройларының прототиплары турында мавыктыргыч итеп сөйләде, тамашачылар сорауларына җавап бирде. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры С.М. Батршина, язучыга зур рәхмәтләрен белдерде, теләкләрен җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырды. Тәслимә һәм Фәннур Миннекәевлар, Роза Зотова чыгышлары кичәгә ямь өстенә ямь өстәде. Тамашачылар язучы белән якыннан аралашып, автографлы китаплар сатып алдылар.Гөлсинә ханым китапханәгә “Рәхмәт хаты”, истәлекле бүләкләр тапшырды. Очрашу күңелләрдә җылы хисләр калдырды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
30
апрель, 2026 ел
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз