РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында

2019 елның 22 ноябре, җомга
"Россия Федерациясе Хезмәт кодексының авыл җирендә эшләүче хатын-кызларга гарантияләр билгеләү өлешенә үзгәрешләр кертү турында" 2019 елның 12 ноябрендәге 372 – ФЗ номерлы Федераль закон авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларга эш атнасының кыскартылуын-36 сәгатьтән дә артмавын гарантияли. Шул ук вакытта закон тарафыннан түләүне 40 сәгатьлек эш атнасы күләмдә саклап калу каралган. Моннан тыш, авыл җирендә эшләүче хатын-кызларның эш шартлары буенча эш көне өлешләргә бүленгән булса, югары хезмәт хакына хокук алалар, закон тарафыннан шулай ук аларның язма гаризасы буенча хезмәт хакын сакламыйча айга бер өстәмә ял көне бирү каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International