Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына Азатлык китерүче солдат һәйкәле яңа төс алачак

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов катнашында шәһәр төзелеше Советының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә булачак һәйкәлнең эскиз проекты буенча фикер алышу мәсьәләсе кертелгән иде. Мәңгелек ут каршындагы мәйданда Азатлык китерүче солдат һәйкәлен ясау һәм урнаштыру буенча эшләрне тендер откан Яшел Үзән шәһәре шәхси эшмәкәре башкарачак. Утырышта катнашучылар алдында Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Валерий Иванович Козлов чыгыш ясады, ул скульптураның якынча үзгәрешләре белән таныштырды. Шәһәр төзелеше Советы әгъзалары фикер алышу барышында үз тәкъдимнәрен әйттеләр. Яңа эскиз барлык әйтелгән тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алып төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International