Зәйдә «Созвездие - Йолдызлык» фестивале турында яңа китап тәкъдим ителде

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Зәйгә «Созвездие – Йолдызлык» иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге директоры Дмитрий Туманов килде. Ул «Созвездие - Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале турындагы яңа китабын тәкъдим итте. Фестиваль хәрәкәте турындагы беренче китап битләрендә төрле елларда катнашучыларның матур фоторәсемнәре урнаштырылган, шулай ук әлеге китапта ил һәм республика җитәкчелегенең сәләтле яшьләргә ярдәм итү, балалар иҗатын үстерү, Татарстан халыкларының рухи-әхлакый традицияләрен һәм мәдәниятен саклап калу өчен шартлар тудыру мөһимлеге турында язмаларга да күп урын бирелгән. Китапта шулай ук, 20 ел дәвамында фестивальдә катнашып призлы урыннар яулаган «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең җиңүчеләре һәм Гран-при ияләре булган зәйлеләр турында мәгълүмат бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International