Бүген Зәйнең Иске Зәйне әйләнеп узу юлында урнашкан Изге чишмә янында көйләнгән махсус урында православие динен тотучылар Качману бәйрәме йоласын үти. Чиркәүләрдә дини йола, келәүләр башкарыла. Аларда зәйлеләр генә түгел шәһәр-район кунаклары да катнаша. Йола буларак бүген суны изгеләндерү һәм шифалы итү, шулай ук купельгә чуму каралган. Православие йоласын үтәү өчен Зәй -2 юлында урнашкан «Изге чишмә»дә купель җиһазландырылды. Бәйрәмнең рәсми өлеше район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов катнашында узды. Ул православие динендәгеләрне бәйрәм белән котлады, барысына да иминлек, уңышлар, күңел тынычлыгы һәм изге су белән күңелләрен шифаландыруны теләде. Суны изгеләндерүне Федотово авылының Казан Изге Ана храмы настоятеле Сергей атакай башкарды. Үз чыгышында ул Качману бәйрәме килеп чыгу тарихына тукталды. Бәйрәм чарасында районның йөзләгән кешесе катнашты.