ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга
Бүген район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Чыбыклы авыл җирлегендә халык җыены узды.

Шушы көннәрдә Мирный мәдәният йорты хезмәткәрләре Ленинград блокадасы азат ителүгә 75 ел тулу уңаеннан “Хәтер мәңге яши” дип исемләнгән әдәби чара үткәрделәр.

2 февраль - Россиянең Хәрби дан көне - Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец - фашист гаскәрләрен тар - мар итү көне буларак билгеләп үтелә.

Шәһәребезнең С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә «Иҗади калейдоскоп» клубы кысаларында якташыбыз, агачтан уеп әйберләр ясаучы Равил Әхәтов белән «Миңа кара һәм минемчә эшлә» дип исемләнгән очрашу булып узды.

2020 елның 24 гыйнварында Зәй районы һәм Зәй шәһәре Пенсия фонды идарәсендә 2019 елда эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар буенча киңәшмә узды.

24 нче гыйнварда Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр коллективларының еллык хисап җыелышы булып узды.

23 гыйнвар көнне Балалар иҗат йортының актлар залында «Иң яхшы әйдаман» конкурсының муниципаль этабы узды. Әлеге конкурста «Легендалар 17» педагогик отрядыннан дүрт әйдаман катнашты. Азат Габдрахманов -6 мәктәп, Никита Беляев- 3 мәктәп, ә Валерия Шемановская - 7 мәктәп исеменнән чыгыш ясады. «Легенда 17» педагогик отряды командиры Светлана Кандалинцева "Яшьләр үзәге" һәм Зәй студентлар хезмәт отрядлары үзәге белән таныштырды. Программага 4 конкурс кергән иде: - Визитка-презентация; - Балалар һәм мәктәп хәрәкәтләре темасы буенча сораулар; - Педагогик ситуацияләр конкурсы; - Уен, бию, зал белән флешмоб. Әйдаман һөнәре-бик мөһим һәм җаваплы шөгыль, барлык катнашучылар да конкурс биремнәрен ныклы әзерлек белән башкардылар. 3 сәгатькә якын иң актив әйдаманнар мастер-класслар күрсәттеләр, сорауларга җавап бирделәр һәм аудитория белән эшләделәр, сыйныфташлары, укытучылары һәм дуслары аларга көч биреп торды. Барлык биремнәр нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: Гран-при - Сабирова Илиана-4 нче мәктәп; 1 урын- Мингазова Эльвина-5 нче мәктәп; 2 урын- Кандалинцева Светлана - МБУ "Яшьләр үзәге"; 3 урын- Галимов Эмиль- Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе.

23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Зәй муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды, анда Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, полиция майоры Р.Г. Гарифуллин, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Зәй филиалы башлыгы В.В.Иванов, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре, оешма җитәкчеләре катнашты.

Бүген Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов катнашында Кадер авыл җирлегендә халык җыены узды.
Бохарай һәм Александр Бистәсе авыл җирлекләрендә җирле халык белән район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International