Зәй районы һәм Зәй шәһәре Пенсия фонды идарәсендә хезмәт коллективы белән очрашу узды

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

2020 елның 24 гыйнварында Зәй районы һәм Зәй шәһәре Пенсия фонды идарәсендә 2019 елда эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар буенча киңәшмә узды. Йомгаклау киңәшмәсе эшендә Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марина Захарова, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең техник, системалы һәм телекоммуникация чаралары бүлеге башлыгы Максим Шамов, Россия Пенсия фонды идарәсе белән хезмәттәшлек итүче ведомстволар, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә доклад белән идарә башлыгы Ринат Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул Пенсия фонды идарәсе эшчәнлегенә йомгак ясады, 2020 елга өстенлекле юнәлешләрне билгеләде. Киңәшмәдә шулай ук шәхси исәпкә алу, иминиятләүчеләр белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Лилия Әгъләмова чыгышы тыңланды. Максим Шамов Россия Пенсия фонды коллективына һәм чакырылган затларга 2020 елга Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлегенең өстенлекле бурычлары һәм проектлары турында мәгълүмат бирде. Марина Захарова пенсия хезмәтенең районның тотрыклы үсешенә керткән өлешенә югары бәя бирде, районда өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы, намуслы мөнәсәбәтне билгеләп үтте. Җыелыш ахырында Зәй районы һәм Зәй шәһәре Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе исеменнән дүрт хезмәткәргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International