Зәйдә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге учреждениеләренең эшенә йомгак ясалды

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

24 нче гыйнварда Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр коллективларының еллык хисап җыелышы булып узды. Киңәшмә Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Галиевичның Зәй муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга куелган бурычлары турындагы доклады белән башланып китте. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Хуҗина Эльмира Гәбделхак кызы бүлекнең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм   2020 елга куелган бурычлар турында сөйләде. Киңәшмә дә шулай ук «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном учреждениесе директоры Симонова Людмила Дмитриевна, Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ директоры вазыйфаларын башкаручы Лаптева Ольга Викторовна оешма эшә турында хисап тотты. Разиф Галиевич Кәримов киңәшмәгә йомгак ясаганда социаль учреждениеләрнең эшен югары бәяләде, учреждение администрациясенә һәм аларның хезмәткәрләренә армый-талмый хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерде. Йомгаклау киңәшмәсе социаль тармакны үстерүгә керткән өлешләре өчен, Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды. Социаль яклау бүлегенә һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел»юбилей медальләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International