Бүген Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов катнашында Кадер авыл җирлегендә халык җыены узды. Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов авыл халкын районның 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары белән таныштырды. 2019 елда башкарылган эшләр турында отчет белән Кадер авыл җирлеге башлыгы Рәис Миннерафыйк улы Нуруллин чыгыш ясады. Шулай ук 2019 елда авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар, авыл җирлегендәге оператив хәлләр, Зәй муниципаль районында сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү турында чыгышлар тыңланды. Республикада халык өчен мөһим программалар эшли. Әлеге программалар буенча Кадер авылында Урман урамы буенча 617 метр юл салынган. Әхмәт авылының үзәк урамында 1,1 км электр үткәргеч салынган һәм 19 яктырткыч куелган. Кадер авылында җирле бюджет хисабына Яшьләр урамында су үткәрелгән, скважина ремонтланган, ешлык урнаштырылган. Туңылҗа авылында яңа суүткәргеч салынган. Җыен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Авыл җирлегенең иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен, Дәүләтшина Рәмилә Нәҗип кызы, Деревянко Татьяна Ивановна, Закиров Рәзим Салих улы, Могинов Марат Ильяс улы, Иванов Николай Степанович, Иванова Мария Ивановна, Мрясова Мария Александровна, Степанова Екатерина Михайловна Зәй муниципаль районы башлыгының һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Демографик хәлне яхшыртуга зур өлеш кертүе өчен, күп балалы Антоновлар гаиләсе Кадер авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Авыл җирлегенең иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен, Кадыйрова Лидия Герберт кызы, Әхмәт авыл клубы җитәкчесе Абрамова Ризидә Әнәс кызы, Кадер урта мәктәбе директоры Цыганова Эльвира Гаваз кызы, Кадер "Кояшкай" балалар бакчасы җитәкчесе Исламова Рәйсә Сөләйман кызы авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Шулай ук хәйрия ярдәме һәм халыкны көнкүреш белән тәэмин итү өчен, Рәхмәт хатлары белән "Лилия" кибете җитәкчесе Шәяхмәтова Гөлфинур Хәмәевна, "Эльвина" кибете җитәкчесе Фәретдинова Әльмирә Нурмөхәммәт кызы бүләкләнделәр.