Бүген район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Чыбыклы авыл җирлегендә халык җыены узды. Валерий Григорьевич Акатьев авыл халкын районның 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары белән таныштырды. 2019 елда башкарылган эшләр турында Чыбыклы авыл җирлеге башлыгы И.Н.Гадершин хисап тотты. Җыенда шулай ук 2019 елда авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар, авыл җирлегендәге оператив хәлләр, Зәй муниципаль районында сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү турында чыгышлар тыңланды. Үзара салым акчасына Чыбыклы авылында 6, Суык-Чишмә авылында 3 янгын гидранты урнаштырылган, Чыбыклы авылында 83, Суык-Чишмә авылында 24, Онбия авылында 4 урам яктырткычы светодиодлы лампочкаларга алыштырылган. Чыбыклы авылында 3 белдерү тактасы урнаштырылган. Суык-Чишмә авылы зират коймасы буялган һәм төзекләндерелгән. Халык җыены бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.Авыл җирлегенең иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Галиев Марсель Вәсил улы бүләкләнде. Чыбыклы авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатлары белән Рафыйкова Гөлүсә Хәбибулла кызы, Рамазанова Нурия Мулланур кызы, Җиһаншина Сәймә Сәгыйть кызы, Ситдыйков Галәлетдин Сабир улы бүләкләнделәр.