Шәһәребезнең С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә «Иҗади калейдоскоп» клубы кысаларында якташыбыз, агачтан уеп әйберләр ясаучы Равил Әхәтов белән «Миңа кара һәм минемчә эшлә» дип исемләнгән очрашу булып узды. Очрашуда Равил Әхнәфович үз эшләрен тәкъдим итте.