Зәй муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды, анда Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, полиция майоры Р.Г. Гарифуллин, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Зәй филиалы башлыгы В.В.Иванов, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре, оешма җитәкчеләре катнашты. Утырышта 2019 елда Зәй муниципаль районында юллардагы хәлләр һәм аварияләр, «2019 елда Зәй муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» муниципаль максатчан программасының үтәлеше, 2019 елда башкарылган эшләр һәм 2020 елга куелган планнар, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Зәй филиалының эш планы, 2019 - 2020 елларда кышкы чорда юлларны карап тоту, Зәй муниципаль районы белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеге буенча эшләрне оештыру, авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау һәм башкалар турында фикер алыштылар. Юл хәрәкәте иминлеге буенча район тормышының барлык өлкәләренең бердәм эшләве нәтиҗәсендә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Юл йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасыннан ук өйрәтергә кирәк. Мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балалар һәм әлбәттә, аларның ата-аналары белән профилактик эш даими контрольдә булырга тиеш. Шулай ук юл оешмалары җитәкчеләре өчен иң беренче бурычларның берсе - кышкы чорда юлларны карап тоту. Чиста юллар - ул куркынычсыз хәрәкәт нигезе. Утырышка юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе И.Ф. Хафизов йомгак ясады.