ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга
Бүген «Теплосервис» ҖЧҖендә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов катнашында хезмәт коллективы җыелышы узды.
30 гыйнварда, Россия өчен генә түгел, дөньяның күп кенә илләре өчен дә иң бөек бәйрәм -9 майга 100 көн калып барганда, Зәй студентлар хезмәт отрядлары үзәге вәкилләре сугыш ветераны Мачтаков Леонид Яковлевичның хәлен белеште.
2019 елның 13 ноябреннән 2020 елның 30 гыйнварына кадәр Зәй политехник көллиятендә Зәй шәһәре мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары өчен һөнәри пробалар узды. Әлеге чарада Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге белгечләре дә катнашты.

30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы ГТХМ начар метеорологик күренешләр турында кисәтә: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 31 гыйнварда төнлә һәм көндез урыны белән буран, бозлавык, көндез урыны белән секундына 15-16 метр тизлектә җил көтелә.
Бүген Иске Маврин авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында гражданнар җыены узды, ул районның 2019 елда социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында чыгыш ясады.
2020 елның 29 гыйнварында туган якны өйрәнү музее фонды сакчылары сугыш ветераны Моисеева Анна Ивановна янына бардылар. Әңгәмә барышында Анна Ивановна музей хезмәткәрләренә үз язмышы һәм фронттагы вакыйгалар турында сөйләде.

Бүген Урсай авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында халык җыены узды. Валерий Григорьевич катнашучыларны районның 2019 елдагы икътисади үсеше, 2020 елда гамәлгә ашырылачак яңа планнар һәм проектлар белән таныштырды.

29 гыйнварда «Киез итекләрдә футбол» кышкы спорт төрләре чемпионаты кысаларында, Бигеш һәм Кадер авыл җирлекләре яшьләре арасында чираттагы матч узды.
28 гыйнварда "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр клубында социаль хезмәтләр алучы балалар өчен Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чара узды.
2020 елның февраль-март айларында 8-10 сыйныф укучылары урта һөнәри белем бирү оешмаларының 2-3 курс студентлары өчен "Хезмәт биографиясен Арктикадан һәм Ерак Көнчыгыштан башла!» проектын үткәрү планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International