Иске Маврин авыл җирлегендә халык җыены узды

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген Иске Маврин авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында гражданнар җыены узды, ул районның 2019 елда социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында чыгыш ясады. Иске Маврин авыл җирлеге башлыгы В.М.Михайлова 2019 елда авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитеты эшчәнлеге белән таныштырды. Гражданнарның үзара салым акчасына башкарылган эшләргә җентекле анализ ясалды, шулай ук 2020 елга эш планы һәм бурычлар билгеләнде. Җирлек башлыгы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында башкарылачак чаралар планы белән уртаклашты. 2019 елда авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Зәй районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты М.Х. Рәхмәтов чыгыш ясады. Зәй муниципаль районында сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү турында доклад белән Зәй үзәк район хастаханәсе баш табибы Фатыйхов Айдар Мөхәмәтнур улы чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International