"Теплосервис" ҖЧҖ дә хезмәт коллективы җыелышы узды

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Бүген «Теплосервис» ҖЧҖендә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов катнашында хезмәт коллективы җыелышы узды. Илнар Фәнил улы Хафизов катнашучыларны районның 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга куелган бурычлары белән таныштырды. «Теплосервис» ҖЧҖ директоры Р.Г. Гарипов 2019 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга билгеләнгән җитештерү һәм үсеш планнары турында сөйләде. «Теплосервис» ҖЧҖ район буенча торак пунктларда урнашкан кулланучыларны җылылык һәм салкын су белән тәэмин итү эшчәнлеген башкара. Җылылык белән тәэмин итү буенча бүгенге көндә район буенча 44 котельный хезмәт күрсәтә. Котельный мәгълүматлары буенча 107 кулланучы: шулардан мәктәпләр һәм балалар бакчалары-31%, авыл мәдәният йортлары-22%, авыл китапханәләре-16%, медицина учреждениеләре - 15%, авыл җирлекләре -5%, башка учреждениеләр -11% җылылык белән тәэмин ителә. Районның 56 торак пунктында 74 артезиан скважинасы булган 207 км суүткәргеч челтәренә салкын су белән тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтелә. Барлык су  һәм җылылык белән тәэмин итү объектлары  кышкы  сезонга алдан тулысынча әзерләнде. 2019 елда уртача хезмәткәрләрнең саны 67 кеше тәшкил итте. Бүгенге көндә оешманың салымнар һәм хезмәт хакы буенча бурычлары юк. Хезмәт коллективы җыелышы бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен су - канализация хуҗалыгы участогы мастерлары Асташин Василий Иванович, су челтәрләрен ремонтлау буенча слесарь Сахуриев Борис Николаевич район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International