Бүген Урсай авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында халык җыены узды. Валерий Григорьевич катнашучыларны районның 2019 елдагы икътисади үсеше, 2020 елда гамәлгә ашырылачак яңа планнар һәм проектлар белән таныштырды. Урсай авыл җирлеге башлыгы Н.А. Гатина узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады һәм 2020 елга планнар билгеләде. Шулай ук авыл хуҗалыгына, авыл җирлекләрендәге оператив хәлгә һәм районның сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. 2017-2021 елларга Зәй муниципаль районының экологик куркынычсызлыгы программасы буенча, 2019 елда Урсай авыл җирлегендә чишмә төзекләндерелде, су белән тәэмин итү системасы тулысынча алмаштырылды, яңа суүткәргеч салынды, скважина борауланды һәм су башнясы куелды. Халык җыены вакытында халыктан торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы берничә сорау керде. Авылның иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен, Белов Егор Владимировичка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. 80 яшьлек юбилее белән ветеран Купцова Тамара Ефремовнаны котладылар. Җыенга район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев йомгак ясады.