28 гыйнварда "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр клубында социаль хезмәтләр алучы балалар өчен, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чара узды. Балалар сугышчан дан музеенда булдылар, анда совет солдатлары, сугыш вакыйгалары һәм батырлыклары турында күп кенә кызыклы мәгълүмат белделәр. Алар зур теләк белән «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Михайлович Никифоровны тыңладылар һәм аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Аннары «Юность» клубы белгечләре яшәү урыны буенча балалар өчен «Тынычлык күгәрчене» дигән мастер-класс оештырдылар. Шулай ук яшь зәйлеләргә бушлай йөрү мөмкинлеге булган «Ялкын» һәм «Юность» клубларының эш юнәлешләре, графиклары турында мәгълүмат җиткерелде.