Зәй районында «Киез итекләрдә футбол» кышкы спорт төрләре чемпионаты дәвам итә

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
29 гыйнварда «Киез итекләрдә футбол» кышкы спорт төрләре чемпионаты кысаларында, Бигеш һәм Кадер авыл җирлекләре яшьләре арасында чираттагы матч узды. Яшьләр эшләре буенча идарә белгечләре командаларның үҗәтлеген һәм максатчанлыгын бәяләделәр. Киеренке көрәштә 3:2 исәбе белән Кадер авылы яшьләре җиңү яулады. Җиңүчеләр командасы чемпионат уенында кала һәм төп приз - «ВЕБОПАРК»батут үзәгенә бару өчен көрәшүен дәвам итә. Киләсе матч Югары Шепкә һәм Аксар авыл җирлекләре командалары арасында узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International