2019 елның 13 ноябреннән 2020 елның 30 гыйнварына кадәр Зәй политехник көллиятендә Зәй шәһәре мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары өчен һөнәри пробалар узды. Әлеге чарада Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге белгечләре дә катнашты. Әлеге пробалар укучыларның һөнәри үзбилгеләнешен формалаштыруның нәтиҗәле ысулы булып тора. Булачак һөнәргә «чумарга», аның өстенлекләрен һәм җитешсезлекләрен билгеләргә ярдәм итә. Һөнәри сынаулар җиде юнәлеш буенча оештырыла: энергетика, авыл хуҗалыгы машиналары, эретеп ябыштыру производствосы, җәмәгать туклануы, машина төзелеше, коммерция һәм компьютер системалары һәм комплекслары. Һөнәри пробалар барышында укучылар белән “Күңеленә хуш килгән һөнәр-бу чынбарлык” дип исемләнгән темага һөнәри юнәлеш бирүче әңгәмәләр уздырылды. Укучылар һөнәр сайлау стратегиясе, һөнәри үзбилгеләнеш принциплары, Климов классификациясе буенча һөнәр төрләре турында белделәр, Зәй районының хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр белән таныштылар. Укучылар үзләренең кызыксынуларын, сәләтләрен ачыклау, һөнәри юнәлешне билгеләү максатыннан тест узды. Чара ахырында һәр укучыга "Укучылар һәм студентлар өчен профориентация" дигән буклет таратылды.