21 август көнне Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов төзелеш баручы социаль объектларда булды һәм Төги авылы күп функцияле үзәк төзелешен, "Теремкәй" балалар бакчасын,"Зәй" спорт мәктәбен, Аксар авылы мәдәният йортын, «Спарта» яшүсмерләр клубын карады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 20 августка республикада 752,4 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган (суктырылган), бу барлык мәйданның 50 %ын тәшкил итә.
Зәйдә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов катнашында традицион халык җыеннары башланды.