Зәйдә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе узды

2020 елның 21 августы, җомга
Бүген Зәйдә 7 нче мәктәп базасында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе узды. Күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Традиция буенча акциягә шәһәр һәм район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә кушылды. Беренче сыйныф укучыларына мәктәп букчаларын тапшыру тантанасы район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының белем бирү эшчәнлеген дәүләт аккредитациясе бүлеге башлыгы Рәисә Тәлгать кызы Хисамова, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Николаевич Гущин, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашында узды.Беренче сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары адресына югары кунакларның котлау сүзләре яңгырады, ә бу акцияне үткәрүдә финанс ярдәме күрсәткән спонсорларга зур рәхмәт сүзләре әйтелде. Исегезгә төшерәбез, республикада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит! " хәйрия акциясебалаларны яңа уку елына әзерләүдә гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән, Татарстан Республикасы Президенты инициативасы буенча ундүртенче ел традицион рәвештә уку елы алдыннан үткәрелә. Быел Зәй районында беренче тапкыр 620 булачак укучы мәктәп бусагасын атлап керәчәк, аларның 150се - аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International